КӘНФИТ и. ит. сөйл. к. конфет. Су килми торган номерларга кайнар һәм салкын сулар килә торган иттердем, --- өченче-дүртенче катларда утырган дорфа кизү хатыннарның пычрак телләренә кәнфиттән дә баллы сүзләр салып куйдым. З.Мәхмүди. Мине күрсә, Газинур абыеңнан хатлар юкмы дип аптыратып бетерә торган иде, кайчак кәнфит тә бирә торган иде. Г.Әпсәләмов. Ипи җитмәгәч, кәнфит, яшел суган, тозлы гөмбә, теш пастасы беткәч, үзләре эш ташлаган. Ф.Баттал ◊ Кәнфит корты Бик нык баллы ризык, конфет яратучы кешегә карата әйтелә. Юк, Рөстәм алай, әнисе әйтмешли, кәнфит корты түгел. Сөембикә |