КӘНСӘЛӘР и. лат. сөйл. к. канцелярия. Сүзне Хәмдия абыстай башлады: – Яңгыр дигәннән, карт, кәнсәләргә барып кайтырга кирәк, син әйткән дөрес була торганые, мужыт, тыңларлар… Г.Гыйльманов. [Мирсәет:] Менә биредә, кәнсәләрдә генә утырып торырсың. Р.Ишморат. Сугыш алды елларында Фәридә апа белән әткәйнең кәнсәләрдә эшләгән чаклары. К.Йосыпов |