КӘНИТИЛ и. фр. 1) Алтын яки көмеш йөгертелгән нечкә чыбыклардан үрелгән, тегү-чигү эшендә кулланыла торган укалы җеп. Чигү өчен төрле материал кулланган алар: үзләре суккан һәм сатып алынган тукымалар, йон һәм ефәк җепләр, мулине, кәнитил, сәйлән… Ватаным Татарстан

2) күч. сөйл. Нинди дә булса буталчык эш, катлаулы вакыйга, четерекле мәсьәлә. Шүрләмәгәндә, алар җыелышлар ясап, кәнитилләр корып йөрмәс тә иделәр. Ш.Камал. Сәйфи Мингалимович, зинһар, бүтән мондый кәнитил куптарма! З.Хәким

3) күч. сөйл. Мәшәкать, мәшәкатьле эш

Кәнитил тарту к. кәнитилләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә