КӘНДИ и. фар. диал. Зур булмаган коштабак, кечкенә аш савыты. Тимер рәшәткәле тәрәзәнең иң өстендәге тар тасмадан төшкән яктылык һәм шул якты буй сызыктан вакыт-вакыт күренеп киткән итекләр һәм читек-кәвешләр дөньяда әле хәят барын белдереп торсалар, көнгә өч тапкыр ишектәге тишектән бирелә торган бер кәнди ашлы су һәм ипи кыерчыгы аны бөтенләй үк истән чыгарып бетермәүләре хакында сөйлиләр иде. Җ.Рәхимов. Анасыннан «улым» сүзе дә ычкынгач, Хәлимнең эченә җылы керде: агач кәнди алып, күршегә катык сорарга кереп китте. И.Гази.Ә менә бүген бер дистә йомыркамны, кәнди буе маемны урлаган. А.Шамов ◊ Кәнди тоту Ялагайлану, ярарга тырышу; к. тәлинкә тоту. Хәтәре – мөртәтләр. Чөнки алар иманнарын сатып, дошманга кәнди тоту юлына басканнар. Җ.Рәхимов |