КӘНӘФИ и. төр. 1) Кечкенә, гадәттә йомшак итеп эшләнмәгән җыйнак диван. Борһан абзый белән Газизә абыстай ястүләрен укып алдылар да, көндәгечә, Газизә абыстай кухняга аш өлгертергә чыгып китте; Борһан абзый кәнәфи (диван)га утырды, кул бармакларын аралаштырып эләктереп, баш бармакларын бер-берсе тирәсендә әйләндереп, аш өлгергәнен көтеп тора башлады. Ф.Әмирхан. Барып керсәм, тагын да аптырап калдым, дустым эшләпәсен кашына ук төшереп, башын иеп кәнәфидә утыра, ә Зәмзәмиясе яулыгына капланып үкси-үкси яшь коя. Ф.Баттал. Әмма Сергеевның усал карашы җитә калды, алар бик тиз генә кәнәфиләргә кире сеңде. В.Имамов 2) күч. Дәрәҗәле, мактаулы урын; түрә урыны. Аристовлар Казанда аның артын үбәрдәй булып ялагайланмаса, воевода кәнәфиен кем яулар иде әле, аны Алла белгән. В.Имамов |