КӘМИТ и. гр. 1) иск. Цирк. Әллә син дә кәмиттә паяз булмакчы буласыңмы? Г.Камал 2) иск. Цирк бинасы. Нәкъ сурәттәгечә киң ыштанлысы, кәмитнең алдында җыелган халыкка карап, кыңгыравыклы бүреген салды да, бик түбән иелеп алды һәм шунда ук кире кереп китәргә уйлады. Ә.Фәйзи 3) гади сөйл. Гомумән нинди дә булса тамаша (спектакль, концерт һ.б.). Кәмитләр ясап акча җыйнарга керешкәннәрмени инде? Ш.Камал 4) күч. сөйл. Көлкеле тамаша, көлкеле нәрсә. Ә ир-ат киемендәге юан-юан дамалар үзләре бер кәмит – гел сыерлар инде. Җ.Рәхимов. Хәйри бу кәмитнең асылын әле дә булса аңлап җиткерми иде. Г.Минский. Кайсының башы түбән, аяклары югары күтәрелгән дип тә өстәсә, тәмам кәмит була ич. Ш.Камал ◊Кәмит уйнау 1) Спектакль-концерт һ.б. катнашу; артист булу. Инде бүгенге көндә генә кәмитуйнар өчен, мөселман баласы димләп адәм көлкесенә кала күрмим. Ш.Камал; 2) Кылану, тыштан бер төрле күренгән, эчтәлеге бүтән булган эш эшләү; 3) Ярамаган эш эшләү, ярамаганны эшләп кеше көлдерү, көлкегә калу. Без, әлхәмделилла, барчабыз да мөселман бит, безгә нигә хаҗәт ул ала бия ахшамнары, безгә нигә кәмит уйнаулар. Ш.Мөхәммәдев |