КӘМӘР и. фар. Билбау, пута. Өстәл янында, алдына бер китап ачып, яланбашлы, кыска гына чәчле, рус күлмәге киеп, биленә кәмәр бәйләмәгән хәлдә Газиз утыра. Ф.Әмирхан. Сәхип акчаны бик артык кысып тота торган кешеләрдән, аңа үз гомеренә ярты кадак арыш икмәге алыр өчен бер тиен бакыр таба алмыйча ач утырырга, билендәге каешын кибетчегә салып, кәмәрсез йөрергә бик-бик күп туры килгәләде. Г.Ибраһимов. Ул кызыл итекләр, кондыз бүрек кигән; билендә көмеш кәмәр, кулында камчы. М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә