КӘЛЯМ и. гар. 1) иск. Сүз, сөйләм. Алдым каләм, яздым кәлям, бездин бәет булсын дип, Моны укыган мөселманнар безгә дога кылсын дип.Бәет 2) Урта гасырлар мөселман әдәбиятында дини-фәлсәфи темага сүз көрәштерү, фикер алышу 3) дини Ислам диненең иман-игътикад белән бәйле сорауларына акылга нигезләнгән дәлилләр кулланып исбатлар китерү максаты белән барлыкка килгән дини-фәлсәфи белем тармагы. Кәлям, хакимлек итүче дини тәгълиматны теоретик нигезләүне һәм аклауны күздә тотып, формаль-логик фикерләүләргә корылган. Ислам дине турында белешмә-сүзлек |