КӘЛПӘК и. 1) Очлаебрак торган баш киеме, калпак 2) Самавыр кайнап чыкканнан соң, төтен чыкмасын өчен, күмерлегенең өстен томалап куя торган капкач; самавыр түбәтәе. [Рәйханның] кулында кайнар үтүк --- [аны] китереп, өстәлдә яткан самавыр кәлпәге өстенә куя. Н.Исәнбәт. Килим микән, юк микән дигән төсле курка-курка гына безнең янга якынлашкан күк күлмәкле, ыштансыз малай, атасы ыргыткан самавыр кәлпәген эләктереп кире борылды һәм атылган ук җитезлеге белән күздән югалды. М.Әмир |