КӘЛҖЕМӘ и. 1) Бәрәңгедән бик калын коймак кебек итеп пешерелгән ризык. Кош тоткандай кайтып керде Рүзәл өйгә. Ни әйтсәң дә, тамак та тук, ярты чиләк чамасы черек бәрәңге дә җыелды ---. Лотфикамал түти бәрәңгене яхшылап чистартты да кәлҗемә пешерде. Ф.Зыятдинов 2) диал. Бөккән (эченә бәрәңге, кабак һ.б.ш. салып пешерелә). Яңа гына мичтән җылынып чыккан вак бәлешләр, юачалар, кәлҗемәләр, салкыннан кергән кортлы май белән кәрәзле бал да килеп утырдылар. М.Гали 3) күч. шелтә Начар башкарылган эш; начар эшләнгән әйбер (күбрәк тәрҗемә тур.) |