КӘЛӘШ и. Кияүгә чыгарга килешенгән кыз, ярәшелгән кыз; яңа гына кияүгә чыккан хатын-кыз. Хизбулла исә, никах укыткан кәләшеннән колак кагу хурлыгын күтәрә алмыйчамы, Идрисне күргән саен, шкаф хәтле кибетеннән башын чыгарып, берәр усал сүз әйтеп кала иде. К.Нәҗми. [Егетләр] Томана, надан булып үсмәсеннәр, тормыш юлына кергәнче, кәләшләренең ниндирәк буласын белеп яшәсеннәр. Ф.Баттал. Иренең халәтен аңлаган кәләше инициативаны үз кулына алды, назлады, иркәләде. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә