КӘЛӘПҮШ и. фар. Баш түбәсен каплый торган, хәтфәдән тегелгән баш киеме; түбәтәйнең бер төре (гадәттә бүрек эченнән кияләр). Әйтмәсә дә, үзем беләм мин: кызлар сөйсен өчен, иң элек бер пар ялтыравыклы итек, бер тужурка, сатин күлмәк, хәтфә кәләпүш кирәк. Ф.Хөсни. Шулар арасында шәһәр башы… Солтан абзый кәләпүшен култык астына кыстырып кына хезмәт итте, дип әйтәләр. Ш.Мөхәммәдев. [Азамат карт малайлары] Чәч йөртәләр, дүртесе дә мыеклы, кара җилән, яшел сатин чалбар, читек, кара кәләпүш киеп җибәрсәләр, әллә ниткән укымышлыларга охшап калалар. Ә.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә