КӘКРЕЛЕК и. 1) Кәкрәйгән булу, кәкре булу хәле 2) мат. Туры сызыктан читкә авышу дәрәҗәсен билгели торган зурлык. п – матди ноктадан кәкрелек үзәгенә юнәлгән берәмлек вектор, r – кәкрелек радиусы. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы 3) күч. Кыңгыр эшкә һәвәслек, гадел булмау. Менә без хәзер шул кешеләр ясаган тәртипләрнең турылыгы, кәкрелеге хакында сүз сөйләмәкче булабыз. Т.Гыйззәт. --- егетнең кулы кәкрелегенә юл бирмәскә тырышты. Г.Ибраһимов |