КӘКРЕ’-БӨКРЕ с. 1) Төрле юнәлештә кәкрәеп беткән. Кәкре-бөкре хәрефләр тезелгән юллар буенча абыстайның бармаклары шактый тиз йөриләр һәм, нәрсә икәнен аермасалар да, минем күзләр дә аның бармакларыннан калышмыйлар иде. М.Гали. Сизеп торам: хәзер аның башында тарих түгел, ә математикадан еллыкка чыга торган кәкре-бөкре «өчле» кайгысы. Д.Галимов 2) Туры булмаган; әле теге якка, әле бу якка борылган. Кәкре-бөкре ямьсез урамнары, өйләрендә тычкан утлары ---. М.Гафури |