КӘКРЕ с. 1. 1) Туры түгел, төз булмаган. Буш кулы белән кәкрекылычын кыныннан алды да, уңга-сулга болгый-болгый, граната төшеп кар катламы --- күтәрелгән җиргә ташланды. Г.Гобәй. Әлифне таяк дип белмәгән, гомерендә дә кәкре сабаннан башка әйбер тотмаган караңгы татар авылында нинди социализм булырга мөмкин! Г.Ибраһимов. Без кәкре борынлы суканы Тракторларга алмаштырырбыз. Һ.Такташ

2) Турыга үсмәгән, туры булып үсмәгән. Озын йонлы, кәкре мөгезле бер кәҗә иярткән дә әллә нинди соргылт, чирәмсез тау битендә йөрде дә йөрде. Г.Гобәй. Хәзер ул кәкре агач янында башын кашып, уйланып басып тора иде. Г.Әпсәләмов

3) Бормалы; бер бу якка, бер теге якка боргаланган (юл һ.б.ш.). Ташлы киң кырларда, Кәкре сукмакларда, тар юлларда Йөгерешәләр кара шәүләләр, Аунап ята канлы гәүдәләр. Ә.Исхак. Кәкре юллар ясап, Сызып-сызып алды тиз генә ---. Һ.Такташ

4) сөйл. Бөкре, бөкресе чыккан; кәкрәйгән. Аны [гайбәтне] чыгаручының әлеге кәкрекарчык икәнен дә белде ул. Г.Гобәй

5) мат. Туры булмаган, бөгелгән (сызык тур.)

6) күч. Гадел түгел, турылыклы булмаган; дөрес түгел, ялгыш. Эше кәкре, сүзе төз ---. Р.Ишморат

2. и. мәгъ. 1) мат. Туры булмаган сызык. Бу өч векторны үзара ортогональ итеп алып була. Әгәр өслектәге кәкрене карасак, бу векторлар кәкрене билгеләүче параметрлар булып торалар. Математика

2) Гадел булмаган эш; кыңгыр эш. Укымак – дөреснең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралдыр. Г.Тукай

3. рәв. мәгъ. Чалыш-чолыш. [Кодача:] «Ходай орыр әле барыгызны да!» – дип кычкырды, һәм үзе кәкре-кәкре басып икенче бүлмәгә чыгып китте. Ф.Әмирхан

Кәкре атып,туры тидерү к. кыек атып,туры тидерү. Әнисенең кәкре атып, туры тидерүеннән югалып калган Света: «Әйе шул, каян беләсең?» – дип кенә сорый алды. Т.Галиуллин. Кәкре кабыргалы Тиз үпкәләүчән. Кәкре каенга терәтү Алдау, алдап, хәйләләп, кемнедер нәрсәдән дә булса мәхрүм итү, нәрсәсездер калдыру. Әй туташ, туташ, мине дә бит синең кебек кәкре каенга терәттеләр. Т.Гыйззәт.Кара, сине кәкре каенга терәтеп калдырмасыннар! Ф.Бурнаш.Кәкре каенга терәү к. кәкре каенга терәтү. Хәтерегездәдер, туксанынчы елларда «МММ», «Властелина», «Русский Дом Селенга», АО «Русская недвижимость» кебек финанс пирамидалары миллионлаган кешене кәкре каенга терәде. Өмет. Кәкре килү к. кәкрегә бөкре (килү). Кәкре китерү Кирәкмәгән эш эшләү; берәр кыенлык, киртә, комачау барлыкка китерү. Кәкре койрык Эт. Башны күргәч, кузгалып гайрәтләре, Өрде барча итчеләрнең этләре. Йөгерәләр аллы-артлы бер көтү Кәкре койрыклар! – кая Башны җитү! Г.Тукай. Кәкре койрыклы к. кәкре койрык. Кәкре кул(лы) Кеше әйберенә кул суза, урлый, урлаша торган, урлашучан (кеше). Андый кәкрекуллы хәерче кызын асрар хәлем юк. А.Шамов. Кәкре юл к. кыек юл. Кәкрегә бөкре килү Нинди дә булса бер эш барып чыкмау; юлыңда берәр кыенлык, киртә, комачау барлыкка килү. Кәкрегә бөкре туры килә дип, бик белеп әйтәләр. Әтием ул мәлдә – студент. Әнинең дә югары белемле буласы килгән. Икесенең дә яшь бала биләвенә ураласы килмәгән шикелле... Кызыл таң. Кәкрене кыекка саплау Ялгыш аңлау яки сөйләү; аңлы рәвештә ялган сөйләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә