КӘКРӘЮ ф. 1) Кыйшаю, бөкрәю, бөгелү. Газинур үрелгән яки кәкрәйгән үзагачлар турында, ярык яки черек үзагачлар турында, үзәкләре зәңгәрләнә башлаган үзагачлар турында сөйләп китте. Г.Әпсәләмов. [Микәй] күз иярмәс тизлек белән арткы аякларына басты да сорау билгесе сыман кәкрәеп алга ыргылды, теге ристанның муен төбенә китереп ямады. Р.Мөхәммәдиев. Рахит бик азып киткәндә, баланың хәтта тышкы күренеше дә үзгәрә: башының формасы бозыла, күкрәк челтәренең түбәнге өлеше киңәя төшә, аяклары кәкрәя. Өегез ямьле булсын

2) Турылыгын югалту, бөкрәю (кеше гәүдәсе тур.). Гомере гел хурлыкта үткән, кәкрәепкаткан бабай: «Я Ходай, үтер мине, тындыр мине!» – дип чир көтә ---. Ш.Бабич

3) сөйл. Авышу, янтаю. [Немец танкы] бөтенләй кәкрәеп, җиргә сеңеп бара: тиздән сазлык аны бөтенләй йотачак. Г.Әпсәләмов

4) күч. гади сөйл. Үлү, вафат булу, һәлак булу. [Әхмәди:] Сугышта кәкрәеп калмасам, зур командир булмыйча, авылга аяк та басмас идем. Г.Бәширов

Кәкрәеп бетү Тәмам, тулысынча кәкрәю. Ә үзе әлеге кәкрәеп беткән киң итекләрне бик авыр нәрсә китереп куйган шикелле куйды. А.Алиш. Карт, кәкрәеп беткән бармаклары белән кемнеңдер бугазыннан кысарга теләгән шикелле, кулын күтәрде, ләкин яртылаш күтәрелгән кулы, хәлсезләнеп, түбән төште. Г.Әпсәләмов

Кәкрәеп калу Нәрсәнеңдер тәэсиреннән соң кәкре хәлгә килеп кату

Кәкрәеп килү Әкренләп кенәкәкрәя башлау. Капка аша гына торучы сулга кәкрәеп килгән бер карчык, гайбәтченең дә гайбәтчесе булу өстенә, былтыр оныгын классында калдырган өчен, Гөлсем апага ачу тотып йөри иде ---. Г.Гобәй

Кәкрәеп китү Кисәк кенә кәкрәю

Кәкрәеп тору Бераз кәкре хәлдә булу; әледән-әле яисә туктаусыз кәкрәю. Бара торгач әллә нинди кәкрәеп торган агач тамырына аягы эләгеп, сөртенеп китә. Ш.Камал

Кәкрәеп җитү Тәмам яки тиешенчә кәкрәю

Кәкрәя бару Торган саен кәкрәю

Кәкрәя башлау Кәкрәергә тотыну

Кәкрәя төшү Тагын бераз кәкрәю



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә