КӘКРӘЙТҮ ф. 1) Билгеле бер әйберне кәкре хәлгә китерү, бөгү. Түп-түгәрәк алашалар, пошкырынып вә һәр икесе башларын купшы кәкрәйтеп сикерешәләр иде. Ф.Әмирхан. Чәпелдекне төшермәс өчен, аягын әллә ничекләр кәкрәйтеп шуыштыра-шуыштыра, ул Гарифҗан ята торган палатага керде. Ф.Садриев

2) сөйл. Авызга табигый булмаган рәвеш бирү, кыйшайту, кыегайту

3) күч. гади. Үтерү, һәлак итү

Кәкрәйтә бару Торган саен ныграк кәкрәйтү яки һәрберсен рәттән кәкрәйтү

Кәкрәйтә төшү Тагын бераз кәкрәйтү

Кәкрәйтеп бетерү Тәмам кәкрәйтү, бик нык кәкрәйтү

Кәкрәйтеп җибәрү Аз гына кәкрәйтү

Кәкрәйтеп кую Кәкре халәткә китерү, кәкрәйтү

Кәкрәйтеп тору Әледән-әле кәкрәйтү яисә гел кәкрәйтү

Кәкрәйтеп чыгу Барысын да кәкрәйтү; кәкрәйтүне тәмамлау, кәкрәйтеп бетерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә