КӘККҮК и. к. күке.Кычкырма, кәккүк, ай, каршымда, Кычкырсана агач башында, Моңлы да гына бала түгел идем, Моңнар төште ич минем, Моңнар төште ич башыма. А.Әхмәт. Шулай да безнең мәхәббәтебезне берәү күрде: ул кәккүк иде. Ә.Еники. Моңлы кәккүктән сорадым: – Алда гомерем озынмы? Унга чак-чак тутырды ул Киләчәк бер язымны. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә