КӘЙТӘН и. гр. 1. Киемнең кыр-кырына яки җөе буйлап тоту өчен кулланыла торган, бизәкле итеп үрелгән яки тукылган махсус җеп яки тасма. Ниһаять, хөкем йортының авыр ишеге шапылдап ачылды да, бусагада агара башлаган тузгак чәчле, чигә сакаллы, өстенә җиң очлары зәңгәр кәйтән белән каелган, керле, иске мундир кигән бер кеше күренде. М.Галәү

2. с. мәгъ.Шундый җептән яки тасмадан эшләнгән. Кәйтән элмәк



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә