КӘЙЛӘ и. Озын сапка утыртылган, бер ягы очлы итеп эшләнгән чүкеч сыман тимер корал (күпчелек очракта тау токымнарын һ.б.ш.ны вату өчен хезмәт итә). Алар кәйлә, көрәкләрен сәке астына, мич башларына ыргыттылар. М.Гафури. Ни пычагыма инде тукран төсле һәр көн шул кәйләңне такылдатасың. Ш.Камал. Көрәк белән кәйләсен алып, малай әле генә аю чыгып качкан чокырга төште. Г.Хисамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә