КӘЗӘКИ и. рус < фар. иск. Җиңле һәм кечерәк кенә утыртма якалы, тегелеше белән озын камзулны хәтерләтә торган өс киеме; казаки. Бервакыт минем Казаннан киеп кайткан күлмәк-ыштаннарым, читек-кәвешләрем, кәзәкиләрем тузгач, әти үзенең мин килмәстән бер ел элек үлгән угылының күк киндер күлмәге илә бишмәтен миңа бирмәкче булды. Г.Тукай. Каракүл бүрекне кыңгыр салган, өстендә трико кәзәки, кәзәки кесәсеннән сәгать чылбыры салынып тора. Ф.Хөсни.



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә