КӘҖӘЛӘНҮ ф. сөйл. Киреләнү; көйсезләнү. Ашыгам, ә бозау кәҗәләнә, сыртын кытыклаганны көтәдер: койрыгын селкетеп куйды да артын атып уйнаклап китте. Ш.Галиев. Чаналар батты, атлар кәҗәләнде. В.Имамов Кәҗәләнә бару Торган саенкәҗәләнү. Бала үсенгән саен кәҗәләнә бара Кәҗәләнә башлау Кәҗәләнергә тотыну Кәҗәләнеп алу Берникадәр вакыт кына кәҗәләнү, бераз кәҗәләнү. Сабый кәҗәләнеп алды Кәҗәләнеп йөрү Кәҗәләнү халәтендә булу. Авыру бала көне буе кәҗәләнеп йөрде Кәҗәләнеп китү Кинәт кәҗәләнә башлау. Бала матур гына уйнап йөргән җиреннән кинәт кәҗәләнеп китте, әллә корт чакты Кәҗәләнеп тору Һәрвакыт яисә әледән-әле кәҗәләнү. Бер сәбәпсез кәҗәләнеп тору – тәрбиясезлек билгесе ул |