КӘҖӘ и. 1. 1) Куышмөгезлеләр семьялыгыннан ит, сөт, мамык бирә торган, гәүдәгә артык зур булмаган, куштояклы, мөгезле күшәүче йорт хайваны. Бу бусаганы үз аягы белән атлап кереп, кәҗә кебек чигенеп киткәннәр булгалады, дустым. Т.Галиуллин. Хәзерге заман кешесе кәҗә түгел, аны бүре белән генә куркытып булмый! Хәзер әрләннәр заманы. М.Маликова. Югары Сөн кода чанадан төште һәм толыпка үрелде. Аның астында, керт-керт солы саламы чәйнәп, нәни генә бер җан иясе – кәҗә бәтие утыра иде. Р.Мөхәммәдиев

2) Куышмөгезлеләр семьялыгының куштояклылар ассемьялыгына караган кайбер хайваннарның кыргый (гадәттә теше) вәкиле. Кыр кәҗәсе. Тау кәҗәсе

3) сөйл. Карта уены, домино уенының бер төре

4) сөйл. Шундый уенда оттырган кеше. Ул тагын «кәҗә» калды

5) күч. тирг. Тискәре, кире, начар яки шулай дип саналган кеше турында әйтелә

6) спорт Гимнастик күнегүләр башкару өчен күн белән тышланган кыска борыс. Кичен спорт мәйданчыгына барып, «кәҗә»не кочаклап, туйганчы җылады, аңа йөрәген ачты Сәгыйрь. Т.Галиуллин

7) Борыслар, киртәләр белән аркылы-торкылы ныгытылган һәм басып эшләү өчен өстенә такталар җәелгән җайланма, терәк

8) Пычкы белән утын кисү өчен, дүрт яки алты аяклы борыс, җайланма

2. с. мәгъ. 1) Кәҗә тиресеннән ясалган; кәҗә тиресеннән тегелгән. Кәҗә тун

2) Берәр нәрсәсе белән кәҗәне хәтерләткән, кәҗәгә охшаган. Кәҗә сакал

Кәҗә аягы к. кәҗә сыйрагы.Кәҗә бәясе 1)Бик очсыз, бик арзан бәя; 2) Бик вак, әһәмиятсез нәрсә. Кәҗә билеты иск. Башка эшкә яки уку йортына керү хокукын бетерә торган, дәүләт хезмәтеннән яки уку йортыннан чыгарылу турында таныклык. Кәҗә билеты бирү кимс. Эштән, хезмәттән ирексезләп куып чыгару. Кәҗә калдыру Карта, домино кебек уеннарның «кәҗә» дип аталган төрендә яки гомумән берәр нинди ярышта оту, җиңү. Кәҗә калу Җиңелү.Аннары, утырып хәл дә алмыйча (мин булсам, ичмасам, кинәнеп тәгәрәп алыр идем), йөгереп килеп, «кәҗә» калганнарның кишәрлеген тигезләргә керештеләр.Д.Галимов. Кәҗә мае чыгу Берәр эшне башкару өчен үтә зур көч салу, тир агызу. Кәҗә мае чыгару 1) Нинди дә булса эшне башкарып чыгу өчен бик күп көч куярга мәҗбүр итү; тир түктерү. Без барган көнне алар «кәҗә маен чыгарган» печәнне кайтарып, печәнлеккә тутырып бетереп баралар иде. Өмет; 2) Чәчне, бармаклар белән бик нык басып, кирегә, каршыга сыпыру.Кәҗә маңгай тирг. Акылы, фикер йөртү сәләте югары булмаган яки бик уйлап бетермичә, акылсызрак эш иткән кеше. Кәҗәне кәбестә сакларга кую Кемне, нәрсәне дә булса ул бик нык зарар китерә алган урынга кертү, керергә мөмкинлек бирү, шундый җиргә эшкә билгеләү һ.б.ш. Кәҗәсе түгел, мәҗәсе к. кәҗәсе түгел, мәзәге.Кәҗәсе түгел, мәзәге «Нәтиҗәсе түгел, ә гомумән шул эш үзе» мәгънәсендә.Хәер, кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, киек-җәнлек аулауга әллә ни исе китми мулланың, урман-әрәмәләр, болын-кырлар урап, сәйран кылып кайтса, шуңа күңеле була сыман. Җ.Рәхимов. Кәҗә сыйрагы Кәгазьне озын бүрәнкә сыман итеп төреп, аны урталай бөгеп, махорка-фәлән тутырып ясаган тәмәке төреме. Кәҗә тәкәсе Хатын-кызлар артыннан йөрергә, алар белән шаярырга ярата торган ир кеше турында. Кәҗә тоягы Кулны йодрыклап, урта бармак белән имән бармак арасыннан баш бармакны чыгару – кемне дә булса үртәү, берәр нәрсәне бирмәү, баш тарту билгесе; күкиш. Ләкин намусны алырга дип кулын сузгач, ахирием иң соңгы мизгелдә, үзе дә сизмәстән, аңа кәҗә тоягы күрсәтте. З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә