КӘЕФСЕЗЛӘНҮ ф. 1) Кәеф бозылу, кәеф кырылу, күңел төшү. Мин Мәрфуга апаның бу сүзләреннән соң дәрәҗәдә кәефсезләндем. Ф.Әмирхан 2) күч. сөйл. Чирләү, авыру Кәефсезләнеп китү Кинәт яки соңгы арада кәефсезләнү. Тик монда да юлы уңмады Абдулланың: ахун кәефсезләнеп киткән икән, урында ята, диделәр. Җ.Рәхимов |