КӘЕФСЕЗ с. 1. Кәефе төшенке, начар булган; күңелсез. Синең өчен һич көтелмәгән рәвештә кәефсез чырай һәм тупас тавыш белән сиңа сорау куя: «Нишләп бик озак йөрдең?» Ш.Камал. Ашлык базары минем өчен һәрвакытта иң кызыксыз, иң кәефсез җир: анда һичбер кыз күрмисең, һичбер ачык йөзле, үзеңә ышаныч белән карый торган кеше күрмисең. Ф.Әмирхан. Хәмдия карчык, картының кәефсез чагын шәйләбрәк, гел аның сүзен җөпләп утырды, «карт, карт» дип, һаман аның тирәсендә бөтерелде, күмәчен кисте, чәен ясады, шикәрен салды. Г.Гыйльманов 2. рәв. мәгъ. Күңелсез итеп, күңелсез рәвештә. Фәхри карчык нәрсәгәдер кәефсез күренә, --- сөйләшмичәрәк йөри. Ш.Камал. Күңелдәге әллә нинди бер ургып тору, авыздагы тәмсезлек, баштагы миңгерәүлек аңар кичә үзенең исерек булганлыгын хәтерләтте: кызыксыз һәм кәефсез булып китте, кем алдындадыр уңайсызланган шикелле булды. Ф.Әмирхан. Яныма килгәч, Иннокентий кәефсез генә мыгырданып куйды ---. З.Мәхмүди |