КӘЕФ-САФА и. 1) Кайгысыз, күңелле вакыт уздыру рәвеше; күңел ачу күренеше. Кремльдәге комендант йортында бүген тагын кәеф-сафа. В.Имамов. Тыелгысыз кәеф-сафа, искиткеч сый-хөрмәтләрне дә, азгынлык-фәхешлекләрне дә, төрле низаг-ызгышларны да, үлем-китемнәрне дә күп күргән сарай һәм пайтәхет өстеннән узган төнге зилзилә дәрья уртасындагы утрау-кальганың өч сажин ярым калынлыгындагы диварларын үтеп керә алмады. Җ.Рәхимов

2) Күңелгә ял, рәхәтлек бирә торган кызык һәм уен-көлке; хозур эш. Кешеләр һәммәсе кәеф-сафада, кешеләрнең һәммәсе дә шатланып, шау-шу килеп көлешеп, рәхәтләнеп бәйрәм итеп йөриләр. Г.Камал

Кәеф-сафа кору к. кәеф-сафа сөрү.Шуларга каршы байларның рәхәттә кәеф-сафа корып яшәүләрен ачынып яза. М.Җәлил. Ә менә өч мең ---. Кыскасы, бу сан бигрәк тә бушлай кәеф-сафа корып, тел шомартып утырырга яратучыларның колаклары аша үтеп, минең фән-мазар борчымый, хатын бәйләнүе дә оныттырмый торган бер киштәсенә кереп, ныклап урнашты. Т.Галиуллин. Әнә шул очсыз-кырыйсыз кәеф-сафа корулар бөтен вакытын алып бетерә дә инде императрицаның. Җ.Рәхимов. Кәеф-сафа кылу к. кәеф-сафа сөрү. Шундый зур сарайларда, җәннәт бакчасы кебек бакчаларда кәеф-сафа кылып гомер итә башлагач, әсирлектә күргән җәфалар, зинданда чиккән михнәтләре – барысы да онытылачагын сөйләп, әллә нинди хыялларга талды. Ш.Мөхәммәдев. Кәеф-сафа сөрү 1) Берәр төрле кызык һәм уен-көлке белән күңел ачу. Ул тәмле сүзле, матур йөзле кешеләр, ай шикелле балкып, кәеф-сафа сөреп утыралар. Ф.Әмирхан. 2) Гамьсез, эшсез, рәхәт итеп вакыт уздыру.Падишаһлар кәеф-сафа сөрә, бал-май эчендә йөзә, халык исә, алар рәхәттә яшәсен өчен, ясак түли. Җ.Рәхимов. Петербургка барып үзенең кадет дусларына кушылмакчы, анда кәеф-сафа сөрмәкче була. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә