КӘЕФЛЕ с. 1. 1) Күңелгә ятышлы, күңелгә ошый торган, күңелле. Аннан соң мин үземдәге кәефле каушауны көчләнеп җиңдем дә Асяның күзләрен үбәргә омтылмакчы булдым, ләкин нәкъ шул вакытта ул күзләрен миңа күтәрде дә, оялып, иркәләнеп, минем касдымны белгән шикелле итеп карады. Ф.Әмирхан. Гаскәриләр --- кәефле җыр җырлыйлар. Ш.Усманов 2) Күтәренке күңелле, кәефе яхшы. Кәефле чак 3) күч. Җиңелчә исерек, кызмача. [Шәмсетдин] Тизрәк исереп, кәефле хәлгә килүчән булды. Г.Исхакый 2. рәв. мәгъ. Күңелле итеп. Гөлҗиһан, бик кәефле булып, анасының токмач кискәнен карап тора. М.Гафури. – Уйлама да, тәхсир, – дип, бик кәефле көлемсерәп, хәзрәтнең күзләренә карады. Ф.Әмирхан. Хәйрүш --- кәефле елмая. М.Җәлил |