КӘЕФЛӘНҮ ф. 1) Кәеф күтәрелү, яхшы кәеф барлыкка килү. [Батырша] Шуңа да җил-давыллы көннәрне көтеп ала, диңгез-дәрьяда котырынган дулкыннарның саңгырау авазларын кәефләнеп тыңлый. Җ.Рәхимов

2) Рәхәтлек сизү; күңел хушлану. Куе, озын, тәртипсез, ләкин матур таркалган чәчләрен ал якка, күкрәге өстенә чыгарып куйды һәм көзгедән карап, үз сурәтеннән үзе кәефләнде. Ф.Әмирхан. Хәтта мич алдында булышкан Газзә түти дә, аз гына соңга калып булса да бик кәефләнеп, сузып кына көлеп җибәрде. Ә.Еники

3) Исерткеч эчемлектән кызмачалану, исереп, кәеф күтәрелү. Майлы күзле майор бу сыйдан кәефләнде, тәмам исерде. М.Җәлил. Анда инде бандитларның атаманнары үз дуслары белән кәефләнә булыр. Н.Дәүли.[Сәгыйтьҗан] Шактый ук кәефләнеп килгән. Күзләре мут ялтырый. Аяклары чалыш-молыш атлый. Д.Галимов

Кәефләнә бару Торган саен кәефләнү. Чәй эчкән саен кәефләнә бара. М.Гафури. Ләкин җырчы ныклы ир икән, тик кәефләнә генә бара. Г.Ибраһимов

Кәефләнә төшү Тагын да кәефләнү. --- ничектер тагын да кәефләнә төшеп, алар күрсәткән сукмак белән Идел ярыннан китте. Г.Бәширов

Кәефләнеп йөрү Соңгы арада яки күптәннән кәефләнү. Соңгы вакытта бик кәефләнеп йөрүче Рифкать бригадирның соңга калып килүен карашы белән генә кичерде дә сүзен дәвам итте. Г.Гыйльманов

Кәефләнеп китү Кинәт яки соңгы арада кәефләнү.Кухня табылуга кәефләнеп киттем. Ш.Усманов

Кәефләнеп тору Кәефләнү халәтендә булу яки әледән-әле кәефләнү. Ә аннан үз баласының булдыклылыгын күреп елмаеп, кәефләнеп тора икән. А.Алиш

Кәефләнеп утыру к. Кәефләнеп тору.Без шатлыктан бераз гына кәефләнеп утырырга уйладык. Ш.Камал

Кәефләнеп яту сөйл. Әле, хәзер кәефләнү. Ул киң яланда хатыны сауган биянең кымызын эчеп, курай уйнап, дәрт укып кәефләнеп ята торган башкорт кебек, баштанаяк эшсезлеккә чумды.Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә