КӘЕФЛӘНДЕРҮ ф. Кемнеңдер кәефен күтәрү, күңелен табу, күңелен күрү. Нәгыйм өйгә кайтып килгән чакта, хаҗиның бүләге аны яңадан кәефләндерәчәк дип уйлана-уйлана кайтты. Ш.Камал Кәефләндерә бару Акрынлап тагын да кәефләндерү. Телевизордан күрсәтелгән «Көлке-шоу» барысын да кәефләндерә бара Кәефләндерә төшү Тагын да кәефләндерү. Ул сөйләгән мәзәк кәефләндерә төште Кәефләндереп җибәрү Кинәт кәефләндерү. Кәефләндереп җибәрә торган бер нәрсә. М.Гали Кәефләндереп тору Өзлексез яки әледән-әле кәефләндерү. Яхшы хәбәрләр кәефләндереп тора |