КӘЕФ и. гар. 1. 1) Кешедә нинди дә булса физик хәлгә яки кичерешләргә бәйле рәвештә барлыкка килгән хис, эчке кичереш, рухи халәт. Әмма ничек кенә булмасын, фермага килүе белән иң яхшы нәселле сыерларның шулай исән-сау бозаулап торуы Нургалинең кәефен бер мәлгә яхшы якка таба шактый нык үзгәртеп җибәрде. Ә.Еники. Гөлләрнең дә кәефләре яхшы, ахры, яңгыр явып үткәндер. Ә.Ерикәй. Күп тә үтмәде, ниндидер күңелле җыр көйли-көйли, ишектән колхоз рәисе Рифкать Сәлимович килеп керде. Кәефе күтәренке. Г.Гыйльманов

2) сөйл. Кешенең үз-үзен яхшы хис итүе, сәламәт булуы турында. Анда килеп бераз ятканнан соң, аның температурасы нормаль хәлгә төшеп, кәефе тәмам яхшырды. М.Гали. Ул: «Бүген бер дә кәефем юк, әллә нишләп авырып торам», – дип кенә җавап бирде. М.Гафури. Килен керде --- миңа сәлам бирде, Исән-аманлыкны сорады: «Кәеф начар мәллә, абзыем?» – ди, «Да, – мин әйтәм, – сырхап торамын…» Ш.Маннур

3) Кәеф-сафа, күңел ачу. Кайберсе, эч пошканнан вакытларын кәеф вә хозур илә үткәрмәк өчен, арпа һәм арыш сулары илә тутырылган шешәләр илә «уйнарга» тотындылар. Ш.Мөхәммәдев

4) күч. сөйл. Исерткеч эчемлекнең күңелне ача торган көче. Сүзләр кабынды. Кымызның кәефе мигә йөгерде. Г.Ибраһимов

2. хәб. функ. күч. сөйл. Кыйммәтле. «Чайка-2» телевизорын сатып алдым. Бәясе дә кәеф кенә: бөтен кирәк-яраклары белән 407 сумга төште. Социалистик Татарстан

Кәеф ачу Күңел ачу, кәеф-сафа итү. Кәеф ачылу Күңел ачылу, кәеф күтәрелү, яхшы кәеф барлыкка килү. Баланың кәефе ачылды. Г.Ибраһимов. Кәеф бозылу к. кәеф китү. Өйгә сыймас, андый зур аюдан Кызларымның кәефе бозылыр. Ф.Кәрим. Кәеф ватылу к. кәеф бозылу.Ләкин аның кәефе бик тиз ватылды. Ф.Әмирхан. Кәеф килү Кәеф күтәрелү, яхшы кәеф барлыкка килү. Әхмәтҗан кәефе килүдән телен шартлатып куйды. Г.Минский. Тыңлап торучыларның күбесе, шул арада Төхфәт белән Гариф та, аның сүзләренә кәефләре килеп: – Дөрес! – дип кычкырдылар. Ш.Камал. Наташа бу чандыр кызның терелегенә кәефе килеп, көлә-көлә аның муенын кытыкларга тотынды. Г.Бәширов. Бу сүзне ишеткәч, хәзрәтнең бик кәефе килде --- Ф.Әмирхан. Кәеф кителү к. кәеф китү. Шул җитә калды, кибетләрдән юньле ит таба алмау аркасында кителгән кәефем нерв кылларыма кабат ышкылып үтте. Ф.Баттал. Кәеф китерү Кәефне күтәрү. Ичмасам бераз кәефне китереп, сөйләшеп утырырга күңелле була. Г.Камал. Кәеф китү 1) Яхшы кәеф юкка чыгу, бетү. Минем бу эшкә кәефем китсә дә, аның үзенә белдермәскә уйладым. Ш.Мөхәммәдев. Кайсысы үзенең алдануына ачуы килеп, кайберсе үзен аббатның алдый алуына кәефе китеп, кайберсе үзенең юк-барга шулай тиз ышанып куркуга төшүеннән гаҗәпләнеп, кычкырышалар, шаулашалар. Р.Мөхәммәдиев. Бераз кәефе китсә дә, Хәбир моны аларга сиздермәскә тырышты, йөгерә-атлый ихатага чыгып, янәшәдә генә торган ат арбасы өстенә менеп утырды… Г.Гыйльманов; 2) Хәтер калу, үпкәләү. Үзенең кыш буе узганнары белән абыйсының исен китәрергә уйлап торганда, аның үзен болай кимсетүенә Габделкаюмның шактый кәефе китте. М.Гали. Кәеф кору к. кәеф ачу.Кәеф корып яшәүчеләр Көн буе кырын ятып, Көн итәләр талчукларда Артык-портыкны сатып. Г.Камал. Кайда ул кәеф корулар, Кайда ул киң ресторан? Көне-төне типтерүләр, Сиптерүләр бар иде. Ш.Бабич. Кәеф күтәрелү к. кәеф ачылу.Ике савыт сыраны тәхилләгәннән соң, Иннокентийның кәефе күтәрелде. З.Мәхмүди. Кәеф кылу иск. Күңел ачу. Бер кичне Батыргали агай зур гына бер трактирда кәеф кылып утырганда, коньяклар, ромнар чамадан артыграк әсәр кылып, күз аллары томанлана башлады. Ш.Мөхәммәдев. Уйныйк, көлик, кәеф кылыйк, Һәр җирдә булыйк богачом, Үзебезнең күңел шат булгач, Эшче халык безгә нипочём. Ш.Мөхәммәдев. Кәеф кырылу к. кәеф китү. Котлымөхәммәт кәефе кырылып кабат күзләрен йомды. Җ.Рәхимов. Кәефем кырылып кибеттән кайтышым иде, баскыч төбендә очрады бу [Самат]. Ф.Баттал.Мал хуҗаларының артык кәефе кырылган да, күп киңәшеп-нитеп тормыйча, безнең исәпкә яллап, икенче берәүне көтүгә чыгарганнар. Г.Ибраһимов. Данилов тәмам кәефе кырылган хәлдә, Шәмсигә әйләнеп тә карамастан, кызу-кызу атлап, взводын куып китте. Г.Гобәй. Кәеф сөрү Күңел ачу, кәеф-сафа корып яшәү. Кәеф хушлану к. кәеф килү. Бу хатны укыгач, Галиәкбәр агайның кәефе бераз хушланган иде. Ш.Мөхәммәдев. Кәеф чигү к. кәеф сөрү. Мине управляющий ясарсың, кәеф чигәрбез, ичмаса! Ш.Камал. Кәеф чыгу к. кәеф килеп чыгу.Беләсеңме, кичкә яшьләр уены оештырабыз да, ул гармоньсыз бик кәеф чыкмый. Г.Бәширов. Кәефкә чуму диал.Тынычлану, яхшы кәефле булып китү.Үзе елмайды. Ап-ак тешләре айга каршы көлде. Үзе тагы уйга, кәефкә чумды. Г.Исхакый. Кәефне бозу Яхшы кәефне юкка чыгару, күтәренке кәефне бетерү. Әни, кунакларының кәефен бозмаска тырышып булса кирәк, безнең сүзләрне дөресләп көлә… М.Әмир. Торакта чакта --- бер-ике генә минут булса да изрәп яту өчен тартышырга, дежурныйның кәефен бозарга туры килгән көннәр күп була иде. М.Әмир. Кәефне җибәрү к. кәефне бозу. [Дирижёр:] Әфәндем, монда алай тавыш чыгарып, халыкның кәефен җибәреп утырмагыз! Г.Камал. Ләкин бераз кәефегезне җибәрергә туры килә, аерырга туры килә сезне. Г.Гобәй. Сыерчыклар бер сүз әйтмәделәр, мактанчыкның кәефен җибәрмәделәр. А.Алиш. Кәефне китәрү к. кәефне җибәрү.Кәефне кыру к. кәефне бозу.Кәефне табу Кемдә дә булса яхшы кәеф барлыкка китерү, кемнең дә булса кәефен күтәрү. Бу юлы инде ул Зифа карчыкның кәефен табарга, аңа ошарга тырыша һәм вакыт-вакыт аңа мактау сүзләре дә әйткәләп ала иде. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә