КӘГЪБӘ и. гар. 1) дини Мәккә шәһәрендә Хәрам мәчетенең ишегалдында урнашкан, мөселманнар тарафыннан изге дип саналган һәм зиярәт ителеп тәваф кылынган куб формасындагы бина. Ишектән кергәч тә, уң якта ап-ак агартылган зур мич бар, --- сәгать, кечерәк көзге, әллә нинди күгәрченнәр төшергән яңа календарь, берничә шәмаил, Истанбул, Мәккә, Кәгъбә рәсемнәре өйнең зиннәтен тагы бер кат арттыралар. Г.Ибраһимов. Хәзерге вакытта да Кәгъбә хаҗ кылу урыны булып тора. Ислам дине турында белешмә-сүзлек. [Юлаучы] --- Хаҗилар Кәгъбәне күрергә мохтаҗ булган күк, йөзеңне күрергә зар булып, ерак җирдән шатланып килдем. Җ.Рәхимов 2) күч. Бөтен күңелне, игътибарны бик нык җәлеп иткән, изге дип саналырлык әйбер яки күренеш. Мине күңелләрегезгә кәгъбә иткән назлы ил уллары! Хәмдиянең мәхәббәт былбылы кайсыгызның җилкәсенә басып сайрар икән? М.Фәйзи. Салават – Урал баласы, Салават – йөрәк кәгъбәсе; Җирдә әнвәр гәүдәсе, Күктә зәңгәр шәүләсе. Ш.Бабич. Авыл тормышы күңелемнең кәгъбәсе иде, аның бәндәсе булу, аның бер баласы белән берләшеп тормыш кору – миңа зур бәхет! М.Фәйзи 3) күч. кәгъбәм тарт. форм. Кемнең дә булса сөйгән кешесе һәм шул кешегә иркәләп эндәшү сүзе. [Зөһрә:] Кара чәчләреннән сөя-сөя, кемгә «сөям, кәгъбәм!» диярмен. Ф.Бурнаш. Ялынма син, кәгъбәм, аңарга. Ф.Бурнаш |