КӘГҮ ф. гади с. Эчү, салу (исерткеч эчемлек тур.). Дустым Харис шунда яшәп ята, Ярата шул бераз кәгәргә. Х.Камалов. Әйдә, яшь килен саулыгына берәрне кәгик тә, сөякләрең каз мамыгы кебек йомшарып китәр. Ф.Бурнаш. Кәгеп тә өлгердемени инде? Ш.Камал Кәгеп алу Тиз арада кәгү. Бары иртәдән бирле арык чәүкәләр төсле җебенеп, көтә-көтә чыдарлыклары калмагач, икесенә бер бутылканы кәгеп алган исерек ламовойлар гына торалар. К.Нәҗми. Елмая безнең егет тә: – Әйдә кил, кәгеп алыйк! Тик бу утыннарны башта ушбу арбага салыйк! М.Саттаров Кәгеп бетерү Кәгүне тәмамлау. Ул килеп җиткәндә, егетләр кәгеп бетергәннәр иде инде Кәгеп йөрү Ешкәгү.Алай кәгеп йөргәч, әҗәт түләп булмый ул... Акчарлак Кәгеп кую Тиз генә кәгү. Хуҗа үзе юк. Әйдә, аның исәнлегенә тагын берне кәгеп куйыйк. З.Зәйнуллин Кәгеп җибәрү к. кәгеп кую Кәгеп тору Әледән-әле яки даими кәгү; кәгү халәтендә булу. Ул күрше егетләрнең аракы кәгеп торган вакытына туры килде. Зиннәт бабай бер кияве белән чәкүшкәне кәгеп утыра иде. Р.Риян |