КӘГАЗЬЛӘНҮ ф. 1) махс. Кәгазьгә әверелү, кәгазьгә әйләнү 2) сөйл. иск. Кәгазь (5 мәгъ.) белән каплану, кәгазь ябыштырылу; кәгазь белән әйләндереп алыну. Дивар аксыл җирлектә зур-зур бизәкле кәгазь белән кәгазьләнгән. Ф.Әмирхан 3) күч. Бик нык тузу, искерү аркасында артык нык сәләмәләнү, юкару. Бу күлмәк бик искерде, тәмам кәгазьләнеп калды |