КӘГАЗЬ АКЧА и. 1) Дәүләт тарафыннан чыгарылып, әйләнештә алтынны алыштыра торган, дәүләт эчендә кабул итү мәҗбүри булган төрле кыйммәттәге акча билгесе төшерелгән кәгазь. – Менә өстәвенә тагы кәгазьләре дә, – Хисами кесәсеннән берничә кәгазь акча чыгарып, тегеләре өстенә куйды, – ал, Хәйри дус, бушлай бирә дип уйлый күрмә түлке, белдеңме?! Г.Минский. Аннан байтак кына көмешләр, бакырлар һәм берничә кәгазь акча килеп чыкты. К.Нәҗми. Биктаһир карт, портманетны ачып, аның урта бүлекчәсеннән бер сумлык кәгазь акча тартып чыгарды. И.Гази 2) Алтын белән чагыштырганда, бәясен югалту ихтималы булган акча. Көннән-көн чүпрәккә әйләнеп барган кәгазь акчага нигә алар икмәк сатсыннар? Т.Гыйззәт 3) Пластик картада, банк исәбендә булган акчадан аермалы буларак, кулдагы акча |