КӘГАЗЬ и. фар. 1. 1) Күпчелек очракта агачтан, шулай ук чүпрәк-чапрактан яки башка төр чималдан ясалып, язу, китап басу, әйберләр төрү һ.б. максатлар белән кулланыла торган юка табаклардан гыйбарәт материал. Эшчеләрнең газетасын салам кәгазьгә басабыз, буржуйлар безгә ак кәгазь сатмый. И.Гази. Берзаманны аның авызыннан, телетайптагы кебек теке-теке килеп, түгәрәк мөһерләр сугылган кәгазь тасмасы чыга башлады. З.Мәхмүди. Авыр әйберләрне бүлмәдән чыгармыйча идән уртасынарак куясың да клеёнка яки берничә кат кәгазь белән каплыйсың. Өегез ямьле булсын

2) сөйл. Рәсми төстәге язма документ. Затлыдан-затлы кигән алыпсатарлар, суга төшсә калкып чыгар эш кешеләре, кулларына подорожный кәгазьләре тоткан гаскәриләр вә башка кешеләр атларына утырып, үз юлларына китә торалар. Җ.Рәхимов. Ун минут үткәндерме-юктырмы, чирләп эшкә бармаганлыкны күрсәткән кәгазь кесәмә кереп ятты. Ф.Баттал. Ниндәй зур кешеләр дә күп вакытта кәгазьне укымаенча гына кул куялар. Ш.Мөхәммәдев

3) Нинди дә булса таныклык, мандат, шәхес таныклыгы. Саный, уйлана, мисаллар китерә башласаң, исең китмәле. Элемтә аша килгән кәгазьләре буенча берәүне дә танып булмый, анда барысы да ал да гөл, тот та үзеннән кешелек өчен үрнәк мәрмәр һәйкәл коеп куй. Т.Галиуллин. Әчтерханда бер югарыдагы әфәндедән законлы кәгазь юнәттем. Ә.Гаффар. Аларны кунакка озаткач кына, мылтык, кылыч, хәнҗәрне тагып һәм юл кирәкләрен хәзерләп, губернатордан кәгазь алырга да, добровольный булып, әйдә Порт-Артурга! Ш.Мөхәммәдев

4) Язуы яисә тексты булган теләсә нинди бит, язулы табак кисәге. Айсылу Тимеринең температура кәгазе яныннан озын-озын цифрлар баганасы тезелеп төшкән икенче бер кәгазь алды. Г.Бәширов

5) иск. сөйл. Обой. Зур гына, биек кенә, стеналары кәгазьсез агач өй. М.Фәйзи

6) күч. к. кәгазь акча. Шул арада ук ниндидер солдат, итекченең кулына 5 тәңкәлек кәгазь төртеп, итек алып маташа. Г.Тукай. Унҗиде сум урынына өстәлгә егерме биш сумлык кәгазьне ташлады экономист. Ф.Баттал

2. с. мәгъ. Кәгазьдән ясалган, кәгазьдән әзерләнгән. Мәдинә кәгазь пуляны карау өчен Әнвәрнең янына ук барып утырды. К.Нәҗми. Ничә көннәр буе кәгазь торналар ясап очырткан авыру япон кызының ап-ак йөзе чагылып китә. Д.Галимов. Монда… әрҗәләп өелгән кәгазь томнар. Н.Хәсәнов

Кәгазьдә калу Нәрсәнең дә булса тормышка ашырылмавы, язуда гына булуы. Уф Алла дигәнебез, Ындырда кибәнебез. Тик кәгазьдә калыр микән Бәйсезлек дигәнебез? М.Саттаров.Кәгазь кыштырдату 1) Язучылык эше белән шөгыльләнү. --- бичара шагыйрь минем университет студенты икәнлегемне, әз-мәз кәгазь кыштырдатуымны да белгәч, чиксез куанды. А.Гыйләҗев; 2) Кәгазь, язу-сызу, документлар белән эш итү. Шулай итеп, көндезләрен дәүләт эшендә кәгазь кыштырдатып, төннәрен --- гаилә йөген җигелеп тарта иде Альбина. А.Касыймова. Кәгазь миллиардер кимс. Кыйммәте, бәясе төшкән кәгазь акчаларга ия булган миллиардер. [Фазыйл:] Мин Чех-Колчак белән бергә Себердә кызылларга каршы сугышып йөргән чакта, [Гәүһәр] ниндидер вак приказчиктан кәгазь миллиардерга әйләнгән бер спекулянтка кияүгә чыккан. Г.Ибраһимов. Кәгазь пычрату Нидер язып, кирәкмәгән эш белән шөгыльләнү.[Рифат:] Ие... Әдәбият кирәк нәрсә түгел ул... Тормыш арбасына җигелеп тартасы урынга, язучылар кәгазь пычратып яталар. Т.Галиуллин. Кәгазь ясау Рәсми билгеләнгән тәртиптә килешү төзү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә