КӘВЕШ и. Йомшак күннән тегелгән кунычсыз аяк киеме. Бервакыт минем Казаннан киеп кайткан --- кәвешләрем, кәзәкиләрем тузгач, әти үзенең мин килмәстән бер ел элек үлгән угылының күк киндер күлмәге илә бишмәтен миңа бирмәкче булды. Г.Тукай. Бераз вакыт үтмәде, шәл ябынып, оялганлыктан күзене түбән таба төшереп Саҗидә, казакидән, ыштан өстенә генә ялан аякка кигән кәвештән мулла кияү мунчага таба киттеләр. Г.Исхакый |