КӘБЕСТӘ и. рус 1) Әвернәчәчәклеләр семьялыгыннан яфраклары күпкатлы булган бакча үсемлеге һәм шул үсемлекнең күчән булып үскән һәм ашамлык итеп кулланыла торган итләч яфраклары. Койрыкны да бүтән кешеләр кәбестә күчәне кебек, ялангач беләк кебек ямьсезләп кыралар. Г.Ибраһимов. Күз ачып йомганчы дигәндәй, өстәлгә олы гына агач коштабак белән салкын ит, зур гына ипи түгәрәге һәм бу як халкы өчен бөтенләй ят ризык – тозлы кәбестә килеп утырды. Җ.Рәхимов. Илгизәр Илгизәрович кәбестә башын уң кулына ала, сулы белән кәбестә башын сыйпап-сыйпап ала. С.Гаффарова 2) күч. сөйл. Акча |