КӘБӘМ и. диал. тартым форм. Балам, бәпкәм, җаным. [Зөһрә:] – Бар, кәбәм, син сандугач бул, иртә-кич адәмнәрнең күңелен юат, – ди. Әкият. Я, тагы уйна әле, кәбәм. Г.Гобәй. [Килен:] Дәшермен, кәбәм, дәшмәгән кая, Солтан абзыкай белән парлап дәшермен! Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә