КӘБАП и. гар. Күмер өстендә яки башка юл белән кыздырылган ит, куырма; шашлык. Дию өчен көн дә йөз учакта Кәбап кыза адәм итеннән. М.Җәлил.Ачы булды ал шәраб, Тере балыклар кәбап, Ничек ашыйк, ни эчик? Н.Исәнбәт. Шунда миннән көлде йолдыз, көлде ай күктән карап, Ник газаплыйлар мине? Ансыз да җан күптән кәбап… Ш.Бабич ◊ Кәбап булу Әрнү, яну. Йөзләр сулып, йөрәгебез булды кәбап. М.ГалиКәбап итү Бик нык кайгыга төшерү, бик нык көйдерү, әрнетү, яндыру (күңелне, йөрәкне һ.б.). [Зөһрә:] Хәнҗәреңнән кискен сүзләр белән Итмәсәңче кәбап күңелне. Ф.Бурнаш |