КА’Я а. 1. 1) Кайсы җиргә, кайсы якка. Ә йөрәге урыныннан кубардай булып дөп-дөп тибә, каядыр ашкына ул йөрәк. Ш.Маннур. Шунда ук шофёр егет белән Гарапша да тора: йөкне кая, ничегрәк бушату хакында баш ваталар, ахрысы. Э.Касыймов. Машинабыз безне йомшак кына тибрәткәләп, шәһәр урамнары буйлап шома гына тәгәри, уңда да, сулда да иске йортлар белән аралаш яңа, мәһабәт йортлар, тротуарларны тутырып агылган, каядыр баручы, каядыр ашыгучы кешеләр кала. А.Шамов 2) мөн. Баш җөмләдәге анда, шунда сүзләре белән мөнәсәбәткә кереп, иярчен урын җөмләне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла. Кая барма, шунда халык тулган. Кая карама – ак, соры, яшел, чуар, чәчәкле-гөлле, ямаулы-ямаусыз чаршаулар эленгән. И.Туктар. Кая карама, облава, күзәтү... Ф.Галиев. Ул үзен җәннәт бакчасында дип хис итте, берни ишетмәде, кая төрткәләсәләр, шунда барды. Җ.Рәхимов 3) диал. Кайда. Каядыр кычкырып-кычкырып көлешкән авазлар ишетелә. С.Рафиков. Кая соң сез, Гейне һәм Марксны Тыңлап үскән мәгърур егетләр? М.Җәлил 2. кис. мәгъ. 1) сөйл. Кем белән булса да килешмәгәндә яки көтелгән, фараз ителгән халәтнең чынбарлыгыннан аермасы зур булуын риторик сорау белән белдерелгәндә кулланыла. Куркам, тын да алмый ятам. Кая ул монда йокы! Н.Дәүли. Карап тик утыра песи, тавышка илтифат итми; Кая курку дигән нәрсә? Колак, койрык та селкетми. М.Гафури. [Сәгыйдә:] Юк. Кая инде ул безгә. Биредә мин сторожиха, ягъни каравылчы. Т.Гыйззәт 2) Үткән заман сыйфат фигыльнең юклык формасы янында килеп, риторик раслау әйләнмәсе төзи. Белмәгән кая, беләм, бик беләм, бер бөртеге дә әрәм булмас. Р.Ишморат. [Нургаян:] Белмәгән кая, мин шушы колхозда утыз биш ел бозау карамаган шул. А.Гыйләҗев 3. хәб. функ. Риторик җөмләләрдә «кая китте, кайда, нишләп юк» мәгънәсен белдерә. Айсылу! Кая синең ялкынлы сүзең, кая җитезлегең! Г.Бәширов. Кая монда безнең татар кызларына хас тугрылык? Кая аның биргән вәгъдәләре? В.Нуруллин 4. ы. функ. Игътибарны җәлеп итү, берәр эшне үтәүгә чакыру өчен кулланыла. [Полковник:] Кая, миңа да берәр кружка ясап бирегез әле. И.Туктар. – Кая, китер, соңга калабыз, – диде Зәйтүнә. М.Маликова. Кая, ферма малларына да такы-токы гына җитәрлек булмады анда, вөҗданың күтәреп сорарлык та булмады... Р.Төхфәтуллин ◊ Кая басарга белмәү к. кая басканны белмәү Җамалиның башы күккә тиде. Куанычыннан кая басарга белмәде. Г.Ибраһимов. Кая басканны белмәү Шатлыктан, дәрт, илһам, күтәренке кәеф булганлыктан яки башка сәбәптән бик җанлану, тынычлана алмау. Көне буе кая басканын белми йөрде Гәрәй. А.Гыйләҗев. Кая кую 1) Нишләтү. Соңгы сүз аныкы. Нишләп соңгысы гына? Беренчесе үк аныкы. Әйтик, бүлмәдәге җиһазларның кайсын кая кую, кайсы бүлмәгә нинди обой алу. Э.Шәрифуллина; 2) Нинди хисапка кертү (кем яки нәрсә турында булса да искәртеп әйтелә). Кая куярга белмәү Нишләргә, нишләтергә белмәү. Бөтен өметләре юкка чыккан һәм көнләшүдән үз-үзен кая куярга белми йөргән Сәлим, тыштан бер дә исе китмәгән кешегә салынып, туйга килде. Г.Әпсәләмов. Хәлим, көчен кая куярга белмичә, сабанны этеп бара башлады. Г.Гобәй. Кая ул 1) «Ерак тора, бөтенләй киресенчә, икенче нәрсә», «якын да килми торган» мәгънәсендә. Күрәсең, баю турында уйлау кая ул, эшләп алган акча тамак туйдырырга да чак-чак җитә. Г.Нигъмәти. Борһан элеккеге Борһан түгел инде. Кая ул! Басылган. М.Хәсәнов; 2) «Ихтималы да юк» мәгънәсендә. Кызларның күп чагы, минәйтәм, үзеңә ошаганны сайла да өйлән... Юк, кая ул, кулын гына селки. Миңа бүтән кирәкми, имеш. Г.Бәширов. Володя үзе чит илгә чыгып укырга рөхсәт бирүләрен сорап карый. Кая ул! «Уңышсызлыклары сәбәпле (аны чит илгә дә чыгармадылар, гомумән, бичарага бик кырын карыйлар, бөтенесен искиткеч күпертәләр...), энем ничектер боега...», – дип яза ул көннәрдә Анна Ильинична үзенең бер хатында. И.Низамов |