КАЮТ-КОМПА’НИЯ и. нем. Пароход һәм корабльләрдә ашау-эчү, ял итү, җыелышлар үткәрү һ.б. өчен уртак зур бүлмә. Кызыл почмакта, кают-компаниядә, салоннарда, коридорларда бармак очы кадәр дә буш урын юк; стеналар күренми, кораб эче кызыл чүпрәккә язылган лозунглар, диаграммалар, стендлар, күрсәтмәләр белән капланган иде. М.Юныс. Кичә без дә кают-компаниягә җыелып, шул хакта ләчтит сатып утырдык. М.Юныс. Кают-компаниядә юлбашчыга багышланган почмак бар. И.Низамов |