КАЮ’ТА и. нем. Пароход, корабльләрдә экипаж һәм пассажирлар өчен аерым бүлмәләр. Әмма Саттар ялгышмаган, үз каютасына дөрес кергән иде. С.Сабиров. Мин шулай сөйләп бетереп килгәндә генә пароход палубасында хатыным күренде, үзебезнең кече улыбыз Әнвәрне ияртеп, каютадан һавага чыккан иде. И.Гази |