КАЮ I ф. 1. Материя яки күннең читен чигеп яки тегеп бизәкләр төшерү. Атлас белән кайый ул якасын, Ука белән тота җиң очын. М.Җәлил. Аклы күлмәк матур була Якаларын каегач. Җыр. Тамбур белән читен каегач, Сыпылмас та китмәс булды. К.Булатова

2. и. мәгъ. Материя яки күннең читен чигеп яки тегеп бизәкләр төшерү эше. Болардан бушады исә, бирнәсенә тотынды: көз, кыш чигүенә, каюына, тегүенә утырды, исәпсез күп сөлгеләр, киҗеле ашъяулыклар, чаршаулар, чыбылдык, чолгау, намазлыклар, киндер күлмәкләр, шарфлар, бияләйләр белән кайнашып чыкты. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә