КАШЫНУ ф. 1) Туктаусыз, берөзлексез үз-үзеңне кашып тору. Сыер өй почмагына килеп озак кына кашынып торды. А.Гыйләҗев. Бабасы шулай диде дә бакча читәненә кашынып торган бозауга таба кизәнде. И.Гази

2) күч. сөйл. Кысылу. Җылы су дигәч, мунчасы да искә төште: – Күптән түгел чабыштылар, хәзер тагын ябыштылар! – дип кашынып, үпкә шулпасын чөмерергә тотынды. И.Туктар. Кашынып йөрмә монда!



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә