КАШЫКЛЫК и. 1) Кашык ясауга китә торган агач. Кара урманнарның уртасында Кучаланып үскән кашыклык. Җыр. Безнең республикада калканлы абага, кашыклык үлән, яки атириум, бөркет канаты (кара абага), тәвә абага таралган. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы 2) Кашыклар, тәлинкәләр, табаклар һ.б. куела торган махсус киштә. Стенаның нәкъ шул сандык торган тәнгәлендә кашыклык ясалган. М.Гафури |