КАШЫКЛАП рәв. 1) Кашык белән. Ике карт, ике яктан утырып, Солтанхәкимгә кашыклап тавык шулпасы ашаттылар, кәрәзле бал белән чәй эчерделәр, аннан авылдан килгән бишмәткә төреп яткырдылар. Ф.Бәйрәмова. «Кар астында калып, салкын тидергәндер» дип аһ иткән Фаягөл марҗа әбиләреннән дуңгыз мае юнәтеп кайтты, шуны эретеп, кашыклап улына эчерде. А.Әхмәтгалиева. Хәл белергә Билгенең өлкән хатыны кергән иде, ул тиз генә мәк төнәтмәсе китертте һәм авыруга кашыклап эчерергә кушты. Б.Рафиков

2) Әз-әзләп кенә, бераз, әз күләмдә. Кашыклап җыйганны чүмечләп түгәсе килми. Мәкаль. Кая инде ул вакытта онны потлап үлчәү! Кадаклап та гөрәнкәләп яки кашыклап үлчи торган чак иде. М.Хәсәнов. Кислород мендәрен имеп кенә ята, ди. Кашыклап ашаталар икән ул батырны!.. Я.Зәнкиев

3) күч. Аз-азлап, кечкенә өлешләр белән, ваклап. Кашыклап җыйган малыңны Чүмечләп чәчеп – бетәр ул. Дастан. Ташы мәгърифәтне авылга, Хәнәфи абзый, кашыклап булса да ташы! Г.Бәширов. Үз-үзен генә яратучы һәм мәхәббәтен кашыклап өләшүче эгоист ирләр күбәеп киткән җәмгыятьтә әхлак чишмәләре саега башлый. Р.Низамиев

Кашыклап җыйганны чүмечләп түгү Нәрсәне дә булса кирәкмәгәнгә, уйламыйча гына туздыру, әрәм-шәрәм итеп бетерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә