КАШЫК-АЯК җый. и. Төрле савыт-саба (кашык, тәлинкә, табак һ.б.). Габдулла нәкъ аш вакытына тап булган икән, бүлмәләрдә кашык-аяк шалтыраган тавышлар ишетелеп тора, хатын-кыз, савыт-саба күтәреп, ыгы-зыгы килеп йөри. Ә.Фәйзи. Өйгә көчкә кайтып кердем. Талчыгудан күзләрем йомыла. Кашык-аяк юа башлавымны да хәтерләмим. Х.Сарьян. Өчаяклар, кашык-аяк, җылырак өс киемнәре (сазлыкта төннең нинди булуын кем белми?!), балта-пычкылар, ризык-мазар тутырган арбага юлаучылар сыймады. Я.Зәнкиев

Кашык-аяк шалтырату Гаиләдә вак-төяк ызгыш-талашлар булу. Дөнья булгач, кашык-аяк шалтырамый тормый. Мәкаль. Кашык-аяк шалтыраган саен, хатын аермыйлар. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә