КАШЫК и. 1) Төрле ашамлыкларны (сыек яисә ярмалы ризыкларны) савыттан аз-азлап алу өчен, агачтан яки металлдан эшләнгән озын саплы әсбап. Бал тоткан бармак ялый, май тоткан кашык ялый. Мәкаль. Әни табак-савыт шылтырата, кашык белән кытыр-кытыр нәрсәдер кыра. Ф.Шәфигуллин. Яшәеш фәлсәфәсенең нигез ташы – «коры кашык авыз ерта». М.Насыйбуллин. Рәссамнарның һәркайсына лесхозда эшләнгән агач кашыклар белән бергә ачык буяулы, ялтырап торган агач вазалар да бүләк иттеләр. М.Маликова 2) Шул әсбапка сыя торган әйбернең күләме. Яман кешедән ярты кашык аш кала. Мәкаль. – Һаман үлә алмадым бит әле, кызым, – дип пышылдады ул, Роза кулындагы бер кашык суны күреп. Г.Рәхим. Сабирҗанга мин аңа бер кашык су да бирмим. Т.Миңнуллин 3) муз. Озын саплы ике агач кашыктан (1 мәгъ.) торган бәрмә музыка коралы 4) күч. сөйл. Гаиләдәге шәхес, җан, аерым кеше. Ул күбесенчә мулла йортында әрәмтамак, артык кашык, килмешәк саналды. С.Рафиков. Торыр җире калмаган икән моның, матчасы сынып төшкән. Ә туган-тумача бик якын җибәрми икән. Соң артык кашык кемгә хаҗәт ул елларда? К.Тимбикова. Бу йортка Мөхәммәтнең рәхмәте аерата зур: нинди кыен чакларда, йорттагы һәр кашык исәптә чакта, алар Шамилне карап, өс-башын юыштырып, ашатып-эчертеп тоттылар... Я.Зәнкиев ◊ Кашык күтәрү 1) Ашау, тукланып тору (гаиләдәге һәр кешегә карата). Авылда абыйның көймәсе комга терәлгән. Бер иманага алты кашык күтәрәләр. К.Тинчурин; 2) Мөстәкыйль рәвештә ашау (нәни балалар тур.). – Зурысы унөчкә чыкты. Болары яңа гына кашык күтәрә башладылар, – диде әни. Х.Садри |