КАШУ ф. 1) Тәннең кычыткан урынын бармаклар яки тырнаклар белән тырнау, ышку. Маклаков башын кашыды, йөзләрен чытты. Х.Хәйруллин. Мин гипс астына сыйган кадәр бармакларымны тыгып кашып карыйм, күрше караватта ятучы абый табып биргән озын чыбыкны тыгып та кашыйм. Р.Төхфәтуллин. Үзем ашыйм, башны кашыйм, тирләп бетәм. Л.Лерон 2) күч. Камчылау, таяклау, кыйнау. Алашлар бераз җилкәсен кашыганнар тегенең... И.Салахов. – Тик менә шунысы, – диде Миңнулла, – алпут җиренә ташлана-нитә калсак, бишенче елдагы кебек арканы кашымаслармы? И.Гази. Малайның аркасын ярыйсы кашыдылар Кашый башлау Кашырга тотыну. Ул янә башын кашый башлады, кашый торгач бер фикер тапты, ахрысы, елмайды, тын алды һәм нык ышаныч илә әйтеп куйды. Мәдәни җомга Кашый бирү Кашуын дәвам итү. Мәхәлләбездә бер томана кеше, кызына чәчәк чыккач, ярасы кычыткан саен кашый биреп, баласының күз тирәсендәге эреннәрен сытып бетергән. Н.Сәфәрев Кашып алу Кыска вакыт эчендә кашу. Ул кул сырты белән башын кашып алды һәм, кире якка авыштырып, сырлый-сырлый «Сәвия» дип язды. Х.Хәйруллин. Җилкәсен кашып алгач, Госман карт борчулы, акрын тавыш белән: – Күтәрүен күтәрер дә... – диде. М.Шабай. Контролёр колак артын кашып алды. З.Фәтхетдинов Кашып бетерү Бар урынны да кашу Кашып кую Бер мәртәбә, тиз генә кашу. Хәйрулла агай хәзрәтне озатып кереп, өстәл эченә яшереп куйган коймакларын чыгарып, яртышар коймак туры китереп, балаларына бүлеп бирде, әмма Мөхәммәтханга бөтен коймак тоттырып: – Зур улыма!.. Мин аны, Алла теләсә, кибеткә бирәм, ул кибетче булыр, – дип, Мөхәммәтханның башыннан сыйпап, тагын нәрсәдер әйтмәкче булды да, ләкин сүз тапмагач, иңсәсен генә кашып куйды. К.Тинчурин. – Һе... – Әхмәт ни әйтергә белми башын кашып куйды. Р.Хафизова Кашып тору Һәрвакыт,даими рәвештә кашу.Гадәтенчә җилкәсен кашып торганнан соң, сүзне кинәт икенчегә борып, хәрби эшелон мәсьәләсен яңадан кузгатып җибәрде. М.Шабай Кашып утыру Кашу эше белән мәшгуль булу |