КАШНЕ и. фр. Муенга урый торган юка шарф. – Башкача мөмкин түгел, башкача булганда без үзебезнең юл өчен, безнең програм, безнең тактикага каршы торганнар белән рәхимсез сугыш алып барачакбыз!.. – диде дә, аягүрә торып, муенындагы кашнесын төзәтә-тәзәтә, өстәл тирәсендәгеләрне кузгатып чыга башлады. Г.Ибраһимов. Мусаның өстендә кул белән бәйләнгән свитер, аның өстеннән соры вискоз кашне уралган. Ш.Маннур |